"Ватаным Татарстан" газетасы журналистлары белән очрашу кичәсе

2021 елның 3 феврале, чәршәмбе

Метрәй авыл китапханәсе, авыл мәдәният йорты белән берлектә, бер төркем "Ватаным Татарстан" газетасы журналистлары белән очрашу кичәсе үткәрде. Кичәдә "Ватаным Татарстан" газетасының баш мөхәррире урынбасары Фәния Кәбир кызы Әхмәтҗанова; популяр язучы, драматург, шагыйрь Марат Рәфил улы Кәбиров, бик күп мәкаләләр авторы, якташыбыз Раушания Шәйхулла кызы Шәяхмәтова; "Яңа гасыр" телеканалының "Манзара" тапшыруы алып баручысы ,җырчы Ильяс Айрат улы Шәяхмәтов, авылыбыз өчен янып йөрүче егетебез Рузәл Минһаҗев, авыл җирлеге башлыгы Айзат Азат улы Гыйльфанов; Мөслим районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль - мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Ранас кызы Бәдретдиновалар катнашып, чыгышлар ясадылар, тамашачылар сорауларына җаваплар бирделәр. Кичә авылыбызның үзешчән егет - кызларының моңлы җырлары белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International