26 нчы гыйнвардан 30 нчы гыйнварга кадәр биология фәне буенча мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасының республика һәм региональ этабы узды.

2021 елның 2 феврале, сишәмбе

26 нчы гыйнвардан 30 нчы гыйнварга кадәр биология фәне буенча мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасының республика һәм региональ этабы узды. Әлеге олимпиадада Татарстанның 33 районыннан, шулай ук Яр Чаллы, Казан шәһәрләреннән 210 укучы катнашты. Олимпиадада Биектау, Мөслим, Түбән Кама, Алабуга, Мамадыш, Азнакай, Әлмәт районнарыннан һәм Яр Чаллы, Казан шәһәрләреннән 26 укучы җиңүче булды. Мөслим гимназиясе укучылары Зиязова Диләрә (җиңүче) һәм Бариева Илина (призер) олимпиадада уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз(укытучысы Бариева Л. Ф.)!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International