Тат.Бүләр авылы китапханәчесе 2 -3 сыйныф укучылары белән "Китаплар иленә сәяхәт" дип аталган тематик кичә үткәрде. Кичәнең максаты: китапханәгә китап укучылар тарту, балаларны китап укуга кызыксыну уяту. Кичә барышында китапханәче укучыларны китапханә кагыйдәләре һәм яңа кайткан китаплар белән таныштырды.