"Мизгел" ЯҮ белгечләре дирекция хезмәткәрләре белән берлектә өмә үткәрделәр.

2021 елның 1 феврале, дүшәмбе

Мизгел яшьләр үзәге белгечләре дирекция хезмәткәрләре белән берлектә өмә үткәрделәр. Шимбә өмәсе-матур дөньяда яшәргә,  ачык һавада рәсми булмаган шартларда аралашырга теләгебезне күрсәтү өчен менә дигән ысул, чөнки тәртип кешедә дә, аның тирәсендә дә булырга тиеш, шуңа күрә өмәләр бик кирәк. Көн ачык, кояшлы булды, бу күтәренке кәефкә ярдәм итте. Кирәкле инвентарь белән коралланып, белгечләр бик теләп территорияне тәртипкә китерделәр. Барысы да күтәренке рух белән эшләделәр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International