Авыл хуҗалыгы идарәсе

2021 елның 1 феврале, дүшәмбе

Мөслим районы кече һәм урта бизнес вәкилләре фермерлары семинарда катнашты.

Семинарны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Вәлиев үткәрде. Ул 2020 елда авыл хуҗалыгы өлкәсендә кече эшмәкәрлек эшенә йомгак ясады һәм агымдагы елга бурычлар белән таныштырды. Чәчү материалының сыйфаты, нинди орлыкларның уңышлы булуы турында «Россельхозцентр» ның район бүлеге начальнигы Мизхәт Нәбиев сөйләде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенән Гүзәл Мортазин авыл хуҗалыгы техникасы сатып алуда ярдәм итү программалары белән таныштырды. Терлекчелек торышы турында Илгиз Бәширов сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International