Узган атнада Рус. Шуган урта мәктәбе укучылары укытучылары белән берлектә Мөслим сәнгать мәктәбенә кунакка килде

2021 елның 1 феврале, дүшәмбе
Узган атнада Мөслим сәнгать мәктәбенә кунаклар килде. Рус. Шуган урта мәктәбе укучылары укытучылары белән берлектә мәктәп эшчәнлеге белән якыннан таныштылар. Иң элек, алар 1 катта урнашкан фортепиано бүлеге классларында булдылар, музыка әдәбияты сыйныфын карадылар. Икенче катта укучылар тынлы уен кораллары бүлеге классында булып, курайчылар ансамбле чыгышын тыңладылар. Рәсем сәнгате бүлеге укучылары кофе ярдәмендә кул эшләнмәсе ясап күрсәтте. Өченче катта русшуганлылар халык уен кораллары классларында булдылар. Кемнәрдер гитара тотып карады, кемнәрдер домра тавышын ишетергә теләде. Җыр сәнгате бүлегендә килгән кунакларга үзләрен хор солисты ролендә тоеп карау мөмкинлеге дә тудыдырылды. “Рус.Шуган урта мәктәбе укучылары бик кызыксынучан балалар булып чыктылар. Араларында сәнгать мәктәбендә укырга теләк белдерүчеләр күп булды”, - дип сәнгать мәктәбе директоры Айгөл Фәттахова экскурсиягә йомгак ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International