2021 елның 30 гыйнварында спорт мәктәбендә Илһам Авзалов истәлегенә багышланган 2005 елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча районара ярышлар узды. Ярышка Актаныш, Минзәлә, Азнакай районнарыннан спортчылар килгән иде. 120дән артык катнашучы үзләренең әзерлекләрен күрсәттеләр. Нәтиҗәдә, спортчылар арасында 11 комплект медаль уйнатылды. Мөслим спортчылары 2 алтын, 4 көмеш, 5 бронза медаль яуладылар. Гомуми команда зачетында Мөслимлеләр 1 урынны яуладылар.