ТР көньяк-көнчыгышының яшүсмерләр клублары арасында "Татнефть" Кубогына календарь уеннары дәвам итә. 31 гыйнвар көнне Җәлил авылында "Юность" (Мөслим) хоккей командасы "Җәлил" (Җәлил) командасы белән очрашты. Матч безнең команда файдасына 2:1 исәбе белән тәмамланды. Тренерлар: Раил Шакиров, Илгиз Софеев.