“Ләйсән” балалар бакчасы “Балалар бакчасының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге” дип исемләнгән муниципаль конкурста 3 урынны яулады. Конкурс өчен альбом ясалды. Альбомда “Ләйсән” балалар бакчасының ачылган вакытыннан ук тарихы, фотосүрәтләре, мәкаләләр урын алган.