Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары "Минем гүзәл халкым" проекты кысаларында, "Кәләпүшем-калфагым" дигән кичке уен чарасы уздырды. Балалар татар милли киемнәре, бизәнү әйберләре турында белемнәрен уртаклаштып, татар халкының милли ризыгы, гореф-гадәтләрен искә төшереп, күңелле уеннар уйнады. Кичә чәй табыны янында "чәк-чәк" белән авыз итеп тәмамланды.