Мөслим районы Күбәк урта мәктәбендә "Аулак өй" муниципаль проекты кысаларында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының чираттагы очрашуы узды. Бу чарада Фея катнашты, ул барысын да якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, яхшы кәеф бүләк итте. Саф һавада «Күңелле стартлар» үтте (оештыручы Гайров И.З.). Самавырда чәй кайнап торды. Кайнар коймак белән хуш исле чәй аеруча тәмле булды. Кыш Бабай һәм Кар Кызы барлык катнашучыларга бүләкләр-сюрпризлар өләште. Чара бик җылы шартларда узды.