Исәнсеф авыл җирлегендә халык җыены узды

2021 елның 28 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Авыл халкы белән очрашуга муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе Ренат Гарипов, район прокуроры Данис Әхмәтҗанов , шулай ук район хезмәтләре һәм ведомстволары вәкилләре килгән иде.
Исәнсеф авыл җирлеге башлыгы Иршат Салихов 2020 елда башкарылган эшләр турында хисап тотты. Исәнсеф авыл җирлеге үзара салым буенча референдумда актив катнаша. Халык акчасына һәм республика ярдәме белән юлларны төзекләндерү, урам утларын реконструкцияләү һәм авыл халкы өчен актуаль булган башка мәсьәләләрне хәл итү мөмкин булды. Доклад ахырында авыл җирлеге башлыгы барлык халык исеменнән район җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре җиткерде.
Очрашуга йомгак ясап, район Советы Аппараты җитәкчесе Ренат Гарипов 2020 елның юбилей вакыйгаларына бай булуын билгеләп үтте-Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССРның 100 еллыгы, ТР Президентын сайлаулар, җирле депутатлар сайлаулары. Халыкка чараларда актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерде.
Җыен вакытында халык борчыган проблемалар белән уртаклашты. Бер генә мөрәҗәгать тә игътибардан читтә калмады, алар барысы да беркетеп, алга таба карап тикшерү өчен контрольгә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International