Кичә, 26 гыйнвар көнне Мөслим сәнгать мәктәбендә район башлыгы Рамил Муллин булды.

2021 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе
Кичә, 26 гыйнвар көнне Мөслим сәнгать мәктәбендә район башлыгы Рамил Муллин булды. Ул капиталь ремонттан соң мәктәпнең көнкүреше, борчыган мәсьәләләре белән кызыксынды. Мәктәп директоры Айгөл Фәттахова ремонт нәтиҗәсендә булдырылган яңа мөмкинлекләр белән таныштырды. Районда булган матур традиция буенча капиталь ремонт кичергән объектлар тантаналы төстә ачылып, кунаклар кабул итә. Мондый күркәм чара безнең учреждениедә дә булыр дип көтелә. Район җитәкчелеге белән очрашу барышында әлеге датага кагылышлы мәсьәләләр дә сөйләшенде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International