Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул - Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, изге һәм кадерле сүз. Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Югары Табын авылы китапханәчесе Түбән Табын интернат мәктәбе укучылары өчен "Иң татлы тел - туган тел" дигән тематик кичә уздырды. Укучыларга туган телне саклау, сөйләм телен баету өчен китап укырга кирәклеге аңлатылды.