Мөслим сәнгать мәктәбенә Түбән Табын авылы кунакка килде

2021 елның 26 гыйнвары, сишәмбе
26 гыйнвар көнне Мөслим сәнгать мәктәбенә Түбән Табын авылы кунакка килде. Түбән Табын урта мәктәбендә белем алучы 4 сыйныф укучылары укытучылары белән берлектә капиталь ремонт кичергән сәнгать мәктәбе эшәчәнлеге белән якыннан танышты. Алар хореография классында тудырылган шартларда үзләрен биючеләр ролендә сынап карады. Икенче катта урнашкан тынлы уен кораллары классында булды. Өченче катка менгәч алар халык уен кораллары белән якыннан танышты. Экскурсия балаларда бары яхшы хатирәләр калдырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International