Мөслим районының Иске Карамалы авылында 50 тонна җитештерүчәнлеге булган ашлык киптерү комплексы төзелеше тәмамланды. Аның ярдәмендә «Август-Агро» хуҗалыклары бөртекле һәм кузаклы культуралар чәчүгә үзләре әзерләгән орлыклар белән тәэмин ителәчәк. Ашлык киптерү комплексы орлык әзерләүнең тулы циклын тәэмин итә. Чистарту, киптерү, калибровкалау, агулау операцияләрен башкара. Чыгышта шытымлылык һәм энергия буенча югары күрсәткечләр булган, бер үк төрле һәм чүп катнашмасыннан башка орлыкка ирешелә. Нәтиҗәдә культураларның уңышлылыгы, продукциянең сыйфаты арта, шулай ук ашлама һәм пестицидларга чыгымнар кими. Иске Карамалы авылындагы яңа ашлык чистарту комплексы «Август-Кама Тамагы " хуҗалыклары өчен 100 тоннадан артык арпа орлыгы төяп җибәргән инде.