«Жырлыйк эле»

2021 елның 26 гыйнвары, сишәмбе
Мөслим ягы – җыр-моңга бай төбәк. Районыбыздан бик күп танылган сәнгать ияләре, мәдәни шәхесләр чыккан. Җирлегебездә яшәп, иҗат белән шөгыльләнүче артистларыбыз да шактый. Узган атнада аларны хәтта республика телевизион каналыннан күрсәттеләр. ТНВ каналында баручы “Җырлыйк әле” тапшыруының сәхнәсен мөслимлеләр балкытты. Шулар арасында Мөслим сәнгать мәктәбенең вокал бүлеге укытучысы Гүзәл Галиева һәм мәктәбебез чыгарылышы, Гөлназ Йосыпова сыйныфында белем алган Айнур Латыпов та чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International