Әмәкәй, Иске Карамалы авыл җирлекләрендә халык җыены

2021 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

Әмәкәй, Иске Карамалы авыл җирлекләрендә узган халык җыеннарында Мөслим муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин катнашты. Авыл җирлекләре башлыклары Илнур Кәримов һәм Илнар Шакирянова үз чыгышларында 2020 елга йомгак ясадылар, халыктан кергән мөрәҗәгатьләрнең үтәлеше турында отчет бирделәр. Бер ел эчендә ике авыл җирлегендә дә төрле программалар буенча шактый эш башкарылды. Очрашуга йомгак ясап, район башлыгы Рамил Муллин, үзара салым акчаларын куллану буенча яхшы практиканы ассызыклап, авылда уңай эш алып барылуын билгеләп үтте. Җыен авыл җирлеге активистларын бүләкләү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International