2021 елның 25 гыйнварында «2020 ел йомгаклары һәм алдагы чорга игенчелек тармагы буенча үсеш нокталары» темасына видеоконференция режимында киңәшмә уздырылды.
Киңәшмәдә муниципаль районнар башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең башлыклары һәм игенчелек буенча консультантлары, «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре, авыл хуҗалыгы формированиеләре һәм КФХ җитәкчеләре, хуҗалыклар агрономнары катнашты.