Виртуоз Денис Мацуевның концерты узды

2021 елның 24 гыйнвары, якшәмбе
Индә хәбәр иткәнебезчә, Мөслим сәнгать мәктәбе Әлмәт музыка көллияте белән тыгыз элемтәдә эшли. Көллият укытучылары һәрдаим методик ярдәм күрсәтә, төрле дәрәҗәдәге конкурс-фестивальләр уздыра. Күптән түгел Әлмәт шәһәренең “Нефтьче” мәдәния сараенда танылган пианист, виртуоз Денис Мацуевның концерты узды. Анда сәнгать мәктәбенең фортепиано бүлеге укытучылары Филюзә Шәрипова, Алеся Латыпова, Гүзәл Фазлыева, Гөлназ Хафизова көллият администраиясе исеменнән чакыру алып, әлеге концертта катнаштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International