Батырлык сәгате

2021 елның 22 гыйнвары, җомга

27 гыйнвар - илебез тарихында үзенчәлекле дата. 77 ел элек, 1944 елның 27 гыйнварында, 872 көн дәвам иткән Ленинград блокадасы өзелә. Шул уңайдан үзәк китапханә хезмәткәре Вафина Г. З. укучылар өчен "Үлемне җиңгән шәһәр"дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрде. Китапханәче блокаданың, Ленинград халкына нинди сынаулар аша узарга туры килүе, Ладога күле аша салынган коткаручы "Тормыш юлы", блокададагы кыз Таня Савичеваның көндәлеге һәм фаҗигале язмышы турында сөйләде. Укучылар игътибарына "Ленинград батырлыгы" дигән электрон презентация тәкъдим ителде һәм "Тынгысыз шәһәр"дип исемләнгән әдәбиятка күзәтү үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International