"Мин һәрчак Наилнең талантына сокландым. Әйе, табигать аңа барысын да өеп биргән: ул тавыш, ул буй-сын, килеш-килбәт, ул талант..." - дип язган якташыбыз Наил Әюпов турында Г.Камал театрының баш режиссеры Марсель Сәлимҗанов. Югары Табын авыл китапханәсендә Татарстанның халык артисты Наил Әюповның юбилеена багышланган "Якташыбыз - горурлыгыбыз" дигән тематик кичә үтте. Чарада китап укучылар аның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, юбилярның спектакльләрдә башкарган җырларын тыңладылар.