Социаль челтәрләрдә халыкның квитанцияләрдәге торак-коммуналь хезмәтләр өчен йомгаклау суммалары турында фикер алышулары ешаюга бәйле рәвештә, Мөслим муниципаль районы Башкарма комитеты хәбәр итә: Мөслим муниципаль районында 2021 елның 1 яртыеллыгында күпчелек күрсәткечләр буенча тарифлар үсеше булмаячак. Хезмәт күрсәтүләр бәясенең үсеше сыек көнкүреш калдыкларын чыгару хезмәтләре өчен 2,5 % ка, ә су агызу өчен хезмәт күрсәтүнең бәясе бөтен ел дәвамында 1 % ка түбәнрәк булачак. Мөслим муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан расланган күпфатирлы йортлар өчен халыкның түләү күләме үзгәрмәде, 2021 ел дәвамында 2020 ел дәрәҗәсендә торачак.
Татарстан Республикасы тарифлар буенча Дәүләт комитетының расланган карарлары нигезендә 2021 елның икенче яртыеллыгында кайбер тарифларның үсеше көтелә. Мәсәлән, су белән тәэмин итү хезмәтләре өчен бәяләр 5,6% ка артачак, электр белән тәэмин итү үсеше 4,7% тәшкил итәчәк һәм калдыклар белән эш итү 7% артыклык белән булачак.