2021 елдан башлап Россиядә эре мөгезле терлекләр санын бердәм идентификацияләү кертелә. Бу көннәрдә Мөслим районында да бердәм идентификация кертү башланды.
Хайваннарны идентификацияләү-хайваннарны исәпкә алу системасы – аңа уникаль номер бирелә, ул биркада яки чипта язылган бердәм мәгълүмат системасында теркәлгән, ахыргы теркәүне районның ветеринария хезмәте башкара, ул хайванның булуын раслый. Шул ук вакытта хайван хуҗасы терлекләрнең баш санын һәм терлек буенча ветеринария чаралары тарихын электрон базада карый ала.
Бердәм номердан башка терлек суюга, бигрәк тә киштәләргә эләгә алмый. Моннан тыш, хайванны рәсми рәвештә теркәү номерыннан башка гына яраксызга чыгарып булмый.
Район хуҗалыкларында 637 терлек идентификацияләнгән.