Иске Карамалы мәдәният йортында Бөтөндөнья кар бабайлар көне уңаеннан "Кар малае маҗаралары" исеме астында күңел ачу программасы узды. Бу көннең тарихына кагылышлы презентация тәкъдим ителде. Ике команда арасында күңелле уеннар, ярышлар узды. Республикакүләм "Веселые снеговики" акциясендә катнашучыларга рәсем альбомнары тапшырылды.