Яңа Усы авыл җирлегендә Мөслим муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин, шулай ук район хезмәтләре һәм ведомстволары вәкилләре катнашында халык җыены узды. Җирлек халкы алдында районның 2020 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре, шулай ук 2021 елга төп бурычлар билгеләнде.