“Музыкальный рассвет” дип исемләнгән халыкара конкурсы

2021 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Заманча технологияләр ярдәмендә бүген дистанцион рәвештә Санкт-Петербург, Мәскәү кебек зур шәһәрләрдә узучы дәрәҗәле конкурс-бәйгеләрдә катнашу мөмкинлеге бар. Күптән түгел Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары Мәскәү шәһәрендә узган “Музыкальный рассвет” дип исемләнгән халыкара конкурста катнашып, халык уен кораллары бүлеге укучысы Әмир Габделхаков 1 дәрәҗә лауреат исемен алды. Укытучысы Радик Газизов исә конкурсның Рәхмәт хатына лаек булды. Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International