Баланлы авыл җирлегендә халык җыены 2021 нче елның 18 нче гыйнварында Баланлы авыл җирлегендә Мөслим муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин һәм район хезмәтләре җитәкчеләре катнашында халык җыены булып узды. Илүсә Исламова авыл җирлегенең 2020 елгы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә йомгак ясады һәм проблемалы мәсьәләләрне хәл итүне һәм агымдагы 2021 елга төп бурычларны билгеләде. Авыл җирлегендә яшәүчеләр авыл тормышының барлык якларына кагылышлы иң актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар.