15 январь көнне Рус Шуган урта мәктәбе базасында Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең тынлы уен кораллары бүлеге укучыларының ата-аналар жыелышы булып узды

2021 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе
15 январь көнне Рус Шуган урта мәктәбе базасында Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең тынлы уен кораллары бүлеге укучыларының ата-аналар жыелышы булып узды. Җыелыш укучылар hәм житәкчеләре Радик Кашапов көче белән әзерләнгән концерт белән башланып китте. Сәнгать мәктәбе директоры Айгөл Фаттахова ата-аналарны мәктәп эшчәнлеге белән таныштырды. Тынлы уен кораллары укытучысы Рунар Шәяхмәтов күп төрле тынлы уен коралларында уйнап, балаларда hәм ата-аналарда зур кызыксыну уятты. Очрашу азагында Айгөл Назыйфовна Рус Шуган мәктәбе директоры Фирдәвес Фархетдиновка, җирле үзидарә башлыгы Альбина Басоринага мәктәп тарихын чагылдырган «Сәнгатьтә сыналабыз» китабын бүләк итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International