Үзәк балалар китапханәсе 15.01.21 елда 11:25 сәгатьтә татар язучысы, драматург һәм тәнкыйтьче Фатих Әмирханның тууына 135 ел тулу уңаеннан Мөслим лицееның 5 сыйныф укучылары арасында "Легендар шәхесләр" дигән темага ачык дәрес оештырды. Дәрес барышынды Фатих Әмирханның тормыш юлы, иҗаты, купкырлы шәхес булуы турында укучыларга шактый күп мәгълүмат бирелде.