Үзәк балалар китапханәсе китапханәчесе З.М. Кашапова 15.01.11 көнне 8:00 сәгатьтә Мөслим лицееның 4 сыйныф укучылары өчен әхлак һәм тәрбия дәресе үткәрде. Балалар дәрестә мәктәптә, җәмәгать урыннарында һәм өйдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм нормалары турында фикер алыштылар. Дәрестә балалар әхлак, хәйриячелек төшенчәләрен белделәр, шулай ук һәр кеше үз шәхси мәнфәгатьләре кысаларында гына эш итсә, безнең дөнья нинди булачак дигән сорауга үз фикерләрен белдерделәр.