15 гыйнвар көнне Мөслим сәнгать мәктәбенең театр, җыр һәм бию сәнгате бүлеге укучылары Туган якны өйрәнү музеенда булдылар

2021 елның 15 гыйнвары, җомга
15 гыйнвар көнне Мөслим сәнгать мәктәбенең театр, җыр һәм бию сәнгате бүлеге укучылары Туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Экскурсия барышында алар музей предметы, экспонат, экспозиция дигән яңа терминнарга өйрәнделәр. Укучылар музей экскурсоводлары ярдәмендә район тарихы, аның үткәне һәм бүгенге яшәеше белән танышты. Әлеге очрашулар үсеп килүче буында туган ягына карата мәхәббәт, ихтирам хисләре тәрбияләү максаты белән уздырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International