Метрәй авыл китапханәчесе, татар язучысы, драматург һәм тәнкыйтьче Фатих Әмирханның тууына 135 ел тулу уңаеннан, "Күпкырлы шәхес" дип исемләнгән китапханә сәгате үткәрде.Әлеге чарада татар язучысының тормышы һәм иҗаты турында сөйләнелде, "Фатих Әмирхан турында истәлекләр" китабына күзәтү ясалды.