Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан оештырылган чара

2021 елның 15 гыйнвары, җомга

Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында “Мөслим туган як музее” нда Мөслим районы сәнгать мәктәбе укучылары өчен "Тел дигән дәрья бар"дип исемләнгән музей дәресе үткәрелде. Дәрестә балалар татар теленең барлыкка килү һәм үсү тарихы белән таныштылар, каурый һәм кара ярдәмендә үз исемнәрен язарга тырыштылар. Балалар кызыксынып тыңладылар һәм язма барлыкка килү һәм аны үстерү турында фикер алышуда актив катнаштылар, сораулар бирделәр һәм үз фикерләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International