Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының 2020 нче елның 22 нче май аенда чыккан 1004-р номерлы боерыгы нигезендә Мөслим сәнгать мәктәбебендә капиталь ремонт эшләре башкарылды

2021 елның 15 гыйнвары, җомга
Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының 2020 нче елның 22 нче май аенда чыккан 1004-р номерлы боерыгы нигезендә Мөслим сәнгать мәктәбебендә капиталь ремонт эшләре башкарылды. Ремонт эшләренә барлыгы 56 миллион 216 мен сум акча буленеп бирелде, 32 605,39 сумы федераль бюджеттан, 23 610,81 сумы Татарстан Республикасы бюджетыннан. Ремонт барышында барлык тәрәзә, ишекләр, жылылык системасы, салкын су торбалары, пожар сигнализациясе линияләре алыштырылды, бина фундаментына гидроизоляция ясалды, түбә hәм тышкы фасад алыштырылды, эчке отделка эшләре эшләнде. Мәктәпнең эчен жиhазлау өчен район бюджетыннан бер миллион сум акча бүленеп бирелде. Бу акчага укучылар өчен киенү-чишенү бүлмәләренә кием элгечләре, коридорларда укучыларга ял итү өчен йомшак җиhазлар алынды, конференция залы өстәлләр белән җиhазландырылды, тәрәзәләргә яңа шторалар, жалюзилар эленде. Язын мәктәпнең тирә-юне яшелләндереләчәк. Ремонт вакытында укыту-тәрбия эшләре тукталып тормады, укучыларыбыз Мөслим гимназиясе базасында белем алдылар. Балаларны тәрбияләүдә шушындый мөмкинлекләр тудырган өчен хөкүмәтебезгә, мәдәният министрлыгына, район хаимиятенә, мәктәп коллективы hәм ата-аналар исеменнән зур рәхмәтләребезне белдерәбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International