Балаларның Яңа ел ялларын күңелле үткәрү өчен әзерләнгән чаралар дәвам итә. Үзәк китапханәдә укучылар өчен Яңа елга, кышка багышланган "Где логика" дип исемләнгән сорау-табышмак кичәсе үтте. Чарада укучылар җитезлектә, зирәклектә көч сынашты, төрле мавыктыргыч сорауларга җаваплар эзләделәр. Әлеге чара күтәренке рухта, бик күңелле узды, балалар өчен экскурсия оештырылды, өстәл уеннары уйнатылды.