Студентлар белән очрашу

2021 елның 15 гыйнвары, җомга
Кичә Мөслим сәнгать мәктәбендә бик тә үзенчәлекле чара узды. Төрле елларда мәктәбебезне тәмамлап, бүген инде Әлмәт музыка көллиятендә белем алучы студентлар очрашуга кайтты. Мансур Закиров, Айнур Госманов, Булат Әхмәтҗанов, Раушан Салихов, Равилә Шәяхмәтова, Илсур Кирамов, Алмаз Сираҗетдинов – әлеге укучылар бүген профессиональ урта музыкаль белем ала. Очрашу барышында студентлар укудагы кызыклы һәм авыр моментлары белән уртаклашты. Студентлар үзләренең яраткан әсәрләрен башкардылар hәм укучыларга укуларында зур унышлар теләделәр. Мәктәп директоры Айгөл Фәттахова аларны үзебезгә эшкә кайтырга чакырып калды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International