30 декбарь көнне Мөслим сәнгать мәктәбе коллективы 2020-2021нче уку елының 1нче яртыеллыгына йомгак ясады

2021 елның 15 гыйнвары, җомга
30 декбарь көнне Мөслим сәнгать мәктәбе коллективы 2020-2021нче уку елының 1нче яртыеллыгына йомгак ясады. Педагогик киңәшмә барышында һәр бүлек эшләнгән эшкә отчет тотты, укучыларның сыйфат өлгереше, дәресләргә йөрү дисциплинасын тикшерелде. 2нче яртыеллыкта сәнгать мәктәбе коллективы үз алдына түбәндәге бурычларны куйды: 1) Республика күләмендә игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында күпсанлы чаралар оештыру; 2) Сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче балаларның, укытучыларның уңышларын массакүләм мәгълүмат чараларында ешрак яктырту; 3) Теория фәннәренең дәрәҗәсен арттырып, укучыларның сольфеджио, слушание, музыкаль әдәбият кебек фәннәрдән белем сыйфатын күтәрү һ.б.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International