Халыкара“Арт-Олимп” дип исемләнгән бәйге

2021 елның 12 гыйнвары, сишәмбе

Илкүләм таралган пандемия чикләүләренә карамастан, Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары әледән әле яңа конкурс-бәйгеләрдә катнаша. Күптән түгел җыр сәнгате бүлеге укучылары Халыкара “Арт-Олимп” дип исемләнгән бәйгедә җиңү яулады. Гөлназ Йосыпова сыйныфы укучылары Динә Харитонова һәм Язилә Гыйздәтова 3нче дәрәҗә лауреат исемен алдылар. Укучыларга һәм аларның җитәкчеләренә тагын да биегрәк үрләр яулауларын телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International