Мөслим сәнгать мәктәбе укучыларының кышкы каникуллары бик күңелле узды

2021 елның 12 гыйнвары, сишәмбе

Мөслим сәнгать мәктәбе укучыларының кышкы каникуллары бик күңелле узды. Көн саен диярлек укучыларыбыз район үзәгендә урнашкан ял паркларында булып, саф һавада күңелле стартлар оештырды. Рәсем сәнгате бүлеге укучылары исә, иң элек, кино карарга керде, соңыннан үзәк урамда оештырылган уеннарда катнашып, чәй тәм-томнары белән сыйланды. “Балаларыбызның укудагы күп вакыты болай да утырып уза. Шуны күздә тотып, без аларның каникул чорын саф һавада уздырырга тырышабыз”, - диләр рәсем сәнгате бүлеге укучылары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International