Кышкы каникуллар-Яңа елның тылсымлы чоры

2021 елның 8 гыйнвары, җомга

Кышкы каникуллар-Яңа елның тылсымлы чоры, кышкы гыйнвар көннәренең салкын вакыты, урамда уйнарга, ә кичләрен яраткан эшләре белән өй шартларында шөгыльләнергә һәм музейларга барырга мөмкин.
Шундый көннәрнең берсендә "Мөслим туган як музее " на Г.Тукай мәктәбе, 8 А сыйныф укучылары килделәр. Балалар өчен музейның яңартылган заллары буйлап экскурсия үткәрелде. «Яңа елны бөтен җир киңлекләрендә яшәүчеләр ничек каршы ала» дигән кызыклы фактларга аерым игътибар бирелде. Шулай ук чыршы уенчыклары барлыкка килү тарихы белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International