"Мөслим туган як музее" нда шагыйрь, ТР Язучылар берлеге әгъзасы, А.Алиш һәм С. Сөләйманова исемендәге премия иясе, халык мәгарифе отличнигы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Мөслим районының Мактаулы гражданины Әхмәтҗанов Мөҗәһит Заһит улының күргәзмәсе ачылды.
Ул укытучы һәм шагыйрь генә түгел, ә районда һәм республикада үткәрелә торган мәдәни-иҗтимагый чараларда актив катнашучы да. Мөҗәһит Заһит улы-күп кенә музыка коралларында уйнау остасы, балалар иҗат түгәрәге җитәкчесе, фотограф, кинорежиссер, оператор.