"Батырлар йорты"нда экскурсия

2020 елның 21 декабре, дүшәмбе

«Батырлар йорты» залына Г. Тукай исемендәге мәктәпнең 7 В сыйныфы укучылары килде.Музей хезмәткәрләре укучыларны яңа экспозиция белән таныштырдылар. Бөек Ватан сугышы вакытында бабаларыбызның батырлыклары турында сөйләделәр. Чөнки безнең һәркайсыбыз өчен хәрби һәм хезмәт батырлыкларын кылган, иптәшләрен коткарып калу өчен үз-үзләрен кызганмыйча, бөек кешеләр турындагы истәлекләрне саклап калу бик мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International