16 декабрь көнне өлкән буын гражданнары арасында өстәл теннисы буенча "Өченче буын" республика ярышларының муниципаль этабы үтте.
Ир-атлар арасында урыннар түбәндәгечә бүленде:
1.Илалов Мансур (Мөслим)
2.Юлдашев Наиль (Мөслим)
3.Кондратьев Валерий (Яңа Усы а.җ.)
Хатын-кызлар арасында:
1.Макарова Ольга (Михайловка а.җ.)
2.Горбунова Галина (Р.Шуган а.җ.)
3.Гаттарова Рәйсә (Баек а.җ.)
Ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында 1 урын яулаучылар ,23 декабрь көнне Яр Чаллы шәһәрендә Татарстан республикасы пенсионерлары арасында өстәл теннисы буенча узачак республика ярышларында Мөслим данын яклыячак.