Шигырь кичәсе.

2020 елның 11 декабре, җомга

Югары Табын авылы китапханәчесе Хәсән Туфанның тууына 120 ел тулу уңаеннан "Тылсымлы шигърият дөньясы" дип исемләнгән шигырь кичәсе үткәрде. Ул-күренекле татар шагыйре, ТР Дәүләт премиясе лауреаты.Г. Тукайның иҗаты чын мәгънәсендә халыкчан һәм зур мәхәббәткә ия. Китапханәче укучыларны юбилярның авыр биографиясе белән таныштырды, аларның игътибарын шагыйрьнең Ватанга, хезмәткә, шигырьгә, дуслыкка, табигатькә мөнәсәбәтенә юнәлтте. Х. Туфанның шигъри җыентыкларыннан күргәзмә оештырылды. Балалар шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар, үзләренең иҗатлары белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International