3 декабрь - Халыкара инвалидлар көне. Шул уңайдан Яңа Усы авылы китапханәчесе балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән "Мәрхәмәт һәм хөрмәт көне" дигән темага әңгәмә үткәрде. Балалар бу көннең килеп чыгу тарихын белделәр. Китапханәче бу үзенчәлекле кешеләрнең дә, сәламәт кешеләр кебек үк, кинотеатрларга, кафеларга, кибетләргә, китапханәләргә йөриселәре килүен искәртеп узды