Халыкара инвалидлар көне уңаеннан Югары Табын авылы китапханәчесе " Шәфкатьле булыйк!” исеме астында әңгәмә үткәрде. Балаларның игътибары инвалидның тормышы гадәти кешеләр тормышыннан аерылуга юнәлтелде. Әмма алар арасында аралашучы, спорт белән шөгыльләнүче, тулы канлы тормыш белән яшәүче тормыш сөючән кешеләр күп. Балалар нәтиҗә ясадылар: инвалид кешеләргә хөрмәт белән карарга кирәк, шул вакытта безнең игелекебездән физик яктан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә авырлыкларны үтүе җиңелрәк булачак.