Игелеклелек декадасы һәм Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган "Без тормышны сайлыйбыз!" дигән акция кысаларында коррекция мәктәбенең 5,6 сыйныф укучылары бүген 2 декабрь көнне үзәк китапханәдә экскурсиядэ булдылар. Балалар китапханәсе җитәкчесе Кашапова З.М. "Безнең сәламәтлеккә зыян салучы гадәтләр" исеме астында уен-викторина үткәрде. Укучылар презентация карадылар, төрле китапларга күзәтү ясадылар. Әңгәмә ике командага бүленеп белем буенча көч сынашу белән тәмамланды.