Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган акция "Без тормышны сайлыйбыз!"

2020 елның 1 декабре, сишәмбе

Үзәк балалар китапханәсендә 2020 елның 1 декабреннән 5 декабренә кадәр Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган "Без тормышны сайлыйбыз!" дигән акция кузгалды. Шул акция кысаларында 1 нче декабрь көнне Мөслим гимназиясенең 6 нчы сыйныф укучылары белән беренче очрашу узды.

Чараның максаты сәламәт һәм куркынычсыз яшәү рәвешен пропагандалау иде.

Чара барышында түбәндәге бурычлар хәл ителде:

- яшүсмерләргә һәм яшьләргә СПИДка каршы хәл турында мәгълүмат бирү, җәмәгатьчелек игътибарын ВИЧ-инфекцияле кешеләр проблемаларына җәлеп итү;

- укучыларда сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен үстерү;

-ВИЧ-инфекциядән һәм СПИДтан иминлекне тәэмин итү өлкәсендә яшүсмерләрнең һәм яшьләрнең иҗтимагый гражданлык позициясен формалаштыру.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International