16 ноябрь көнне Әйдә “Шаярт” 2020 татар КВН лигасының зур фестиваленең сайлап алу туры узды. Бу фестивальдә районнардан һәм регионнардан 21 команда катнашты. Командалар төп сезонда катнашу хокукы өчен көрәштеләр. Ә инде бу командалар арасыннан 18 команда гына төп этапка үтте. Мөслим районнан “Мөслим кырмыслары” командасыда икенче ел бу фестивальдә катнашалар. Киләсе этап 17 декабрьдә 2020 елда узачак. Аларга киләсе уеннарда көч һәм креатив чыгышлар теләп калабыз!